#Әдәбимарафон
#Әдәбимараыон2026
10 нчы көн
Ычтапан абый, әйт әле, космос еракмы ул? -Йолдызларны күрәсезме? Шунда инде ул.
— Көндез күренми. Төнлә генә күренә. Йолдызлар чыккач.
— Кичә мин спутник очканны күрдем. Кызыл нокта очып бара.
— Бара инде очырткач...
— Спутниклар оча, тамак кына ипигә туймый. •.
- Хафиз абый...
— Нәрсә, Әндри?
— Очар идеңме, очыртсалар?
- Как же. Ярый ул очып карарга. Әллә очып күрсәтимме бу юеш танауларга, Ычтапан?
- Очыртыр Дания. Очыртмый ни. Трактор белән оча яздым бит инде күпердән.
— Сине әйтмим лә мин. Үзем очыйммы, дим?
— Синме? Сиңа ярый. Синең хатын юк.
— Өйләнәм көзгә.
- Тоттым дигандә генә, очып китә кош.
— Аңладыңмы, Әндрт Салихыч? Карале, малай, атаң- Салих, анаң— Сәнка. Кем соң син? Татармы, керәшенме?
— Баш катырма әле, Хафиз. Башын катырма малайларның.
Татарча сөйләшкәч, барыбыз да татар инде. Татар барыбыз да.
— Бервакыт, колхозчыга паспорт бирә башласалар, нәрсә дип язарлар икән, дим мин? Татармы, керәшенме?
— Кем ничек тели, шулай яздыра инде. Минем хатын да Дания әнә. Татар дип яздырбыз паспортны бирсәләр. Бирәләрме әле аны, юкмы?
— Ярар, китик, Ычтапан. Яшьләр белән утыру күңелле.
106 бит
#Татарстанкитапнәшрияты
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#Белемрадиосы
#Чаллымарафончылары
#Чаллыкитапханәләре
#РәшитБәшәр
#Ачыккапка
| # | Наименование новости | Тональность | Информативность | Дата публикации |
|---|---|---|---|---|
| 1 | Ура 🎉 Кто верит в космос и иже с ними ... | 0 | 7.87 | 10-10-2026 |
| 2 | 09.10.2026 Катрен №09 (3810) “Теперь, Вы, Моя команда, Я отделил ... | 0 | 10.54 | 09-10-2026 |
| 3 | ㅤㅤ ㅤㅤ ㅤㅤㅤ ㅤВ космос ты, в космос я — ... | 0 | 1.5 | 10-10-2026 |
| 4 | 09.10.2026 Катрен №09 (3810) “Теперь, Вы, Моя команда, Я отделил ... | 0 | 10.99 | 09-10-2026 |
| 5 | Аксёновский забег - 2026 26 сентября в Рязанской области прошли ... | 0 | 10.76 | 28-09-2026 |
| 6 | Откровения или реакция Создателя на современность. Последние, звучат Куранты! Как, ... | 0 | 6.83 | 08-10-2026 |
| 7 | Откровения или реакция Создателя на современность 1.Последние, звучат Куранты! Как, ... | 0 | 8.05 | 08-10-2026 |
| 8 | Космос Миры прекрасны в головах людей, Когда свободные от страха, ... | 0 | 6.03 | 08-10-2026 |
| 9 | Конкурсный марафон завершился. Всё! Можно выдохнуть! Я вернулся домой ☺️ ... | 0 | 10.41 | 04-10-2026 |